Дин һәм тормыш

Изге мөселман бәйрәмнәре даталары билгеле

2027 елда мөселман бәйрәмнәре даталары билгеле булды, тиешле документ Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында басылып чыкты

Ураза бәйрәме кайчан булачак?

Изге Рамазан ае 2027 елда 8 февральдә башланып, 9 мартта Ураза бәйрәме белән тәмамланачак. Шул рәвешле, мөселманнарның уразасы 29 көн дәвам итәчәк. Кадер кичәсе 5 марттан 6 мартка каршы төндә көтелә.

Корбан бәйрәме – 16 майда

Ә Корбан бәйрәме 2027 елда 16 майга туры килә. Корбан чалу көннәре 18 майга кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Бәрәәт төненең датасын атадылар — бу 22 гыйнвардан 23 гыйнварга каршы төн булачак. Зәй мөселманнары да бу изге бәйрәмнәргә алдан ук әзерләнә.


Нет комментариев