Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Изге эшләр күңел тынычлыгы бирә

Рәйхан Миназиев яхшы гамәлләргә өнди.

Халык өчен мөһим булган изге эшләр башында тору — зур җаваплылык сораучы гамәл ул. Республикабызда мондый гамәлләр башкарудан курыкмаучы, үз алдына максат куеп, шуңа туры атлаучы кешеләребез шактый. Күп кенә хәйрия чараларында катнашучы, күрше Тукай районында яшәүче, «Зәй керамзиты» ҖЧШ җитәкчесе Рәйхан Хуҗаҗан улы Миназиев — әнә шундыйлардан. 

Тумышы белән Түбән Кама районы Шәңгәлче авылыннан булган егет ныклы хезмәт эшчәнлеген Зәйдә җәелдерә. Һәм шәһәр-районның икътисади үсеше өчен шактый хезмәт куярга өлгерә, мәчетләр төзелешенә өлеш кертә, шулай ук якын-тирә шәһәрләрдәге төрле мөһим эшләргә дә хәйрия ярдәме күрсәтүдән авырыксынмый. Аның җитәкчелегендә «Керамзит» ширкәте Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелеше өчен дә төзелеш материалларын күпләп бирде. Ә бүгенге көндә ул гаиләсе белән төпләнеп яши башлаган Тукай районы Суровка авылында иман йорты төзелеше өчен дә янып йөри. Чөнки биредә инде мөселман диненнән булган кешеләр күпләп төпләнеп яшәсә дә, мәчет булмаган.

«2021 елда Тукай районының Суровка авылында җирле дини оешма (мөселманнарның җирле мәхәлләсе) барлыкка килде. Авылда мәчет булмау сәбәпле, кешеләр намаз уку өчен күрше Новотроицкое авылындагы мәчеткә йөриләр, әлбәттә, шактый араны узарга кирәк, ә бу өлкән яшьтәгеләр өчен бик җиңел түгел. Шуңа да без шушы авылда мәчет төзергә карар иттек. Аллаһ йорты төзелеше өчен җир кишәрлеге 2022 елда бүлеп бирелде, ә 2023 елда 120 кеше сыйдырышлы мәчет төзү өчен проект расланды. Биредәге территориядә үк ифтарлар үткәрү һәм башка дини йолаларны башкару өчен дә урын булдыру теләге бар. Җирле халык мәчет төзү идеясен актив кабул итте һәм төзелеш башланганнан бирле төзелеш материаллары сатып алуда һәм күмәк эшләрдә зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук республиканың башка шәһәрләреннән дә, Удмуртия шәһәрләреннән дә мөселман кардәшләребез изге эшкә ярдәм кулы суза. Мәсәлән, мәчет диварларын торгызу өчен керамзит-бетон блокларны Актаныш районы һәм Түбән Кама шәһәре эшмәкәрләре бушлай бирделәр, ә түбә өчен җылыткычны Зәй шәһәренең „Техно“ заводыннан алдык. Гомумән, мәчет төзелеше гозере белән кемгә мөрәҗәгать итсәк тә игътибарсыз калмады, һәр изге күңелле кешегә Аллаһының рәхмәте яусын!» — ди Рәйхан Миназиев.

Нәтиҗәдә аның тырышлыгы һәм күпләрнең ярдәме белән мәчет бинасы сафка бастырыла һәм узган елның август аенда тантаналы шартларда һәм Тукай районы имам-мөхтәсибе катнашында тарихи вакыйга була — иман йортына манара һәм ярым ай куела. Хәзерге вакытта мәчеттә эчке төзекләндерү эшләре башкарыла. Аның икенче катында хатын-кыз мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе әзерләнә.

«Быел без мәчетнең эчке һәм тышкы бизәлешен төгәлләргә уйлыйбыз. Тәһарәт алу һәм ифтарлар үткәрү өчен бина төзи башларга исәп тотабыз. Болар барысы да шактый финанс чыгымнары таләп итә. Рамазан ае якынлашкан бу чорда битараф булмаган кешеләрнең изге эшкә ярдәмнәре булса, бик рәхмәтле булыр идек», — ди Рәйхан әфәнде. 

500 хуҗалыклы Суровка авылында мондый заманча иман йорты булу, әлбәттә, биредә яшәүче мөселманнарга зур шатлык. Алга таба анда балалар өчен укулар оештыру, дини җәйге лагерьлар эшен көйләү дә планлаштырыла. Ә анда теләге булганнарны якын-тирә авыл-шәһәрләрдән җыю мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев