Югары Мәлемдә ифтар мәҗлесе узды
5 мартта Югары Мәлем авылының «Бәрәкәт» мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды.
Авыл мәчетендә ифтар уздыру биредә күркәм традициягә әйләнде.
"Имам Айрат хәзрәткә шундый күркәм мәҗлес оештырган өчен авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләремне белдерәм.
Мәчетебезнең нурлары шулай балкып торсын! Азан тавышлары тынмасын! Тоткан уразаларыбыз Аллаһның ризалыгы өчен булсын, кабул булсын!" - ди авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова.
Фотолар җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев