Иске Зәй мәчетендә ифтар мәҗлесләре уза
Рамазан аенда мәчеттә һәр көн ирләр һәм хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесләре оештырыла.
2 мартта биредә Иске Зәй бистәсе мөслимәләр берлеге җитәкчесе Нурзия ханым тормыш иптәше Әбүзәр Гыйләҗиев белән авыз ачтырды, ике якның да әрвахлар рухлары зурланды. Авыз ачу ирләр һәм хатын кызлар өчен аерым бүлмәләрдә оештырылды. Мәчеттә ифтарларда сый-нигъмәт белән тукланудан тыш, рухи азык та алына. Ифтарда Илсур хәзрәт Әюпов һәм Разия апа Коръән сүрәләре укыды, үтемле вәгазьләр сөйләде, ил-көн тынычлыгы теләде. Гыйләҗиевләрнең оныгы – махсус хәрби операциядә. Ифтар кунаклары аларга изге айда авыз ачтырганнары өчен рәхмәт сүзләре юллады, оныкларының имин кайтуын теләде.
Рәзимә Кашапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев