Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Иске Зәй мәчете

Иске Зәйдә 2003 нче елга кәдәр мәчет беркайчан да булмаган.

Беренче имам-хатыйб булып 2003 елның 9 октябрендә шаһәдәтнамә нигезендә Шәфигулла Габидуллин билгеләнә. 2007 елда имам-хәзрәт итеп Илшат Җәләев сайланды. 2010-2014 елларда мәхәллә белән Габделхай хәзрәт Борһанов имамлык итте. Хәзер алар эшен Илсур хәзрәт Әюпов дәвам итә.

Иске Зәй мәчете тарихи бинага Зәй хакимияте карары нигезендә (1995 елның 9 нчы июньнән № 954) урнашты. Мәчеткә кәдәр бу бинада Зәй шәһәр поликлиникасы булган. Беренчел инициатив тәкъдим белән чыгучылар Сәгыйть хәзрәт Камалов белән Шәфигулла хәзрәт Габидуллин тора. 2005 елда халык ярдәме белән төзекләндерү, җыештыру башлана, Сәгыйдә Габидуллина һәм Рәхимә Валиуллина актив катнаштылар. Иганәчеләр арасыннан Фәрит Шакиров, Айбулат Таҗиев, Равил Кәрамов, Илнур һәм Илсур Хөсәеновлар, ГРЭС, ЗЗМК предприятиеләре, Бөгелмә шәһәреннән Наил әфәнде, «Наилис», «Мастер» кибетләре хуҗалары зур булышлык күрсәттеләр.

фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев