Җиңү хөрмәтенә беренче иман йорты Зәйдә булачак
24 гыйнварда район башлыгы Разиф Кәримов шәһәрдә 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий храмында булды.
Район башлыгы чиркәү төзелешенә узган ел ахырында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан рәсми рөхсәт алынуын белдерде. Эшне тиз көннәрдә башлау бурычы тора.
— Проект безнең кулда. Алда зур эш тора. Төзелешне өч ай эчендә башламасак, рөхсәт юкка чыгарыла. Без бу чиркәүне төзүне махсус хәрби операциядә Җиңү хөрмәтенә багышлаячакбыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, республика активы белән очрашу вакытында мин Зәйдә төзелүче әлеге храм турында мәгълүмат бирдем. Бу махсус операциядә Җиңүгә багышланган беренче чиркәү булачак, шуңа күрә Рөстәм Нургалиевич безгә аны төзүне тизләтергә кушты һәм чиркәүнең эчке һәм тышкы бизәлешендә ярдәм итәргә вәгъдә итте, — диде Разиф Галиевич.
Ходай ярдәме белән тиз көннәрдә чиркәү төзелешенә керешү ниятләнә.
Храмның фундаменты бар инде. Узган елның 7 октябрендә храм нигезенә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында архиерей грамотасы белән капсула салынды.
— Зәйдә узучы халык җыеннарында, хезмәт коллективлары белән очрашуларда чиркәү төзелеше хакында мәгълүмат бирелә. Бергәләп төзелешне башкарып чыгарбыз. Чиркәү төзелеше буенча урынбасарым Петр Уразайкин, район керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов зур эш алып баралар. Изге Макарий храмына йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Әлеге храм тарафыннан хәрбиләргә алты миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Сугышның тизрәк бетүен теләп Ходайга ялварырга кирәк, — диде Разиф Галиевич.
Һәм район башлыгы үзе исеменнән чиркәү төзелеше өчен акчалата ярдәм кертте.

Чиркәү настоятеле Александр атакай Расторгуев рәхмәт белдереп, чиркәү төзелеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга акча җыю аерым алып барылуын, бу көннәрдә хәрбиләргә элемтә чаралары өчен тагын 205 мең сум акча җыелуын әйтте.
Бүгенге көндә Изге Макарий храмы төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр «исемле кирпеч» сатып ала ала. Моның белән һәр кеше үз исемен храм төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерә.
— Чиркәү тарафыннан сертификатлар әзерләнде, алар храмның төзелешенә «исемле кирпеч» алучыларның барысына да тапшырыла. Бер кирпечнең бәясе 500 сумнан башлана. "Исемле кирпеч«не Изге Макарий храмының лавкасында сатып алырга була, — ди чиркәү хезмәткәре Людмила Раева.
— «Исемле кирпеч» — ул чиркәү һәм монастырьларны төзүдә күркәм православие традициясе. Исемле кирпечләрне чиркәү төзелешендә катнашырга теләүчеләр генә түгел, ә якыннары, туганнары һәм инде үлгәннәр турында кайгыртучылар да сатып ала. Бу Ходай йортының стеналарына исеме язылган кешеләргә дога барып ирешү дигән сүз. Җыелган акчаларга чиркәү төзелеше өчен кирпечләр һәм башка төзелеш материаллары сатып алыначак, ә иганәчеләрнең исемнәре чиркәү диварларына язылып, һәр литургия вакытында искә алу өчен махсус чиркәү китабына кертеләчәк, — ди Валентин Атласов.
Михаил Ильков — чиркәү төзелешендә булышып йөрүчеләрның берсе.
— Булдыра алганча чиркәү төзелешендә ярдәм итәргә тырышам. Храмга бит без рухи азык эзләп киләбез. Чиркәүләр безнең җаннарыбызга ярдәм итмәсә, алар буш булыр иде, — ди Михаил.
Храмның үзенчәлеге шунда ки, анда гыйбадәт кылулар чиркәү-керәшен телендә алып барылачак. Чиркәү янында якшәмбе мәктәбе, колокольня, трапезная урнашачак.
Чиркәү төзелеше өчен акчаны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә була:
р/с № 40703810062000004228
ИНН 1647019547
КПП 773601001
БИК 049205603
Назначение платежа: на строительство православного храма в честь Святителя Московского Макария г. Заинск.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев