Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Яңартылган мәчет — халыкка хезмәттә

Әхмәт авылында бик зур мәгънәгә ия тарихи мирас бар. Ул -Хәсән Маннән мәчете бинасы.

Бу мәчет кайчандыр бар авыл халкын яхшы гамәлләргә генә өндәп, иман нуры тараткан. Болганчык еллар вакытында, башка мәчетләрнең манарасын җимергән чорда да, аның манарасын ишеп төшерә алмаганлык белән ул исән кала. Дингә игътибар беткән чорларда мәктәп, балалар бакчасы итеп тә кулланалар бинаны, соңыннан авыл яшьләренә клуб урыны булып та хезмәт итә. Гомер узган саен авыл халкы иске бер ташландык бина торуына борчыла башлый. Авылның аксакалы Хәсән Шәймәрданов 1990 нчы елларда барлык гаиләсе белән киңәшеп, бу бинаны торгызу эшенә тотына. Алар бу мәсьәлә белән Башкортстан мөфтиенә кадәр барып җитәләр. Зәй каласындагы төрле оешма җитәкчеләренә кереп материаллата ярдәм сорыйлар. Изге эштә Аллаһ ярдәменнән ташламый, бер гасырдан соң, манарага ай куела. Мәчет Шәймәрдановлар гаиләсе тырышлыгы белән торгызыла. Хәзерге көндә мәчетебездә Хәсән аганың кече улы дини белем туплап, шул мәчеттә азан әйтеп авыл халкын намазга чакыра. Инде гүр иясе булган Хәсән агага догаларыбыз барып ирешсен.

Бүгенге көндә дә мәчетебез буш тормый. Раиф хәзрәт, җәйге каникулга кайткан балаларны җыеп, дини дәресләр бирә. Авыл халкы, ата-ана балаларының мәчеткә йөрүләренә сөенеп торалар. Аллаһның биргәннәренә риза булып, яман уйлардан арынып яшәсәк иде бу дөньяда. Изге гамәлләрне күбрәк кылсак иде.

Гөлфия Сөләйманова

Фотолар автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев