Якташлар уңышлы хезмәтләре белән сөендерә
19 декабрьдә Мәскәүдә мөселманнарның диния назәрәте чираттагы съездны уздырды.
Биш елга бер тапкыр үткәрелә торган бу съезда Мәскәү шәһәре мөселманнар оешмалары эшчәнлеге турында фикер уртаклашу була, планнар билгеләнә, иң яхшы эшчәнлек алып баручылар тәбрикләнә. Безнең өчен куанычлысы - биредә чыгышы белән Зәй районы Югары Шепкә авылыннан булган Фатыйх хәзрәт Хуҗинга нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Якташыбызны тәбриклибез.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев