Фатыйх хәзрәт Нуруллинның Ураза гаете белән котлавы
Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабул кылса иде. Тоткан ураза гыйбадәтләребез, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде. Адашуда булганнар һәм начар юлга эләккәннәр, һушына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде.
Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде.
Шушы бөек булган бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!
Бүгенге изге, олуг булган бәйрәмебез – Ураза гаете мөбарәк булсын! Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев