Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Фатыйх хәзрәт Нуруллин: «Изге Рамазан ае тәнне һәм җанны чистарту өчен билгеләнгән»

Мөселманнар 1 марттан изге Рамазан аена керә. Шул уңайдан Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.

Изге Рамазан аенда ураза тоту 29 көн дәвам итәчәк.
— Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Рамазан айларыбыз мөбарәк булсын! Мөселман календаре буенча тугызынчы ай булган, көтеп алынган унбер айның солтаны ул. Изге Рамазан ае тәнне һәм җанны чистарту өчен билгеләнгән. Бу айда изге Коръән иңдерелә башлаган. Рамазан уразасы һәм бу айда кылына торган бөтен гамәлләр ул кешеләрне сабырлыкка, изге эшләргә өйрәтү өчен бик мөһим. Ашау-эчүдән, җенси якынлыктан, кырын эшләрдән тыелып тору ураза ае өчен фарыз. Биш вакыт намаз укырга да кирәк. 

Ураза кешенең начар сыйфатларын — ачу, комсызлык, тәкәбберлек, үпкә, агрессияне контрольдә тотарга, шулай ук тән һәм дәрт фикерләрен басарга ярдәм итә. Кеше күңеленә вакыт бүлеп куя, шуңа күрә ураза Аллаһы Тәгаләгә якынайта, диләр. Дини галимнәребез фикеренчә, ураза тоткан, бу айдагы бөтен гамәлләрне җиренә җиткереп үтәгән кеше фәрештәгә тиңләшә, ягъни Аллаһының кушканнарын үтәүче, тыйганнарыннан тыелучы була. Шунысы да бар бит әле, тук кеше ач кешенең хәлен белмәс, ди, ә ураза тотып без башка кешеләрнең хәлен аңлыйбыз. Гайбәт сөйләмибез, яхшы гамәлләр кылырга тырышабыз, Аллаһыдан гөнаһларны яркылауны сорыйбыз. Кардәшләр белән бер табынга утырып, ризык бүлешергә омтылабыз. 

Шунысы да бар, без хәзер негатив мәгълүмат күп булган чорда яшибез. Бу исә борчу, организмга стресс китерә, сәламәтлеккә тәэсир итә. Рамазан ае дәвамында без менә шушы кире хәбәрләрдән арынып та савыгабыз. 

Аллаһы Тәгаләдән нәфесне бастыруны да сорау кирәк, һәрчак нәрсәдер җитми дип яшәү дә кеше сәламәтлеген боза, кадерле нәрсәләрнең кадерен белмәүгә китерә. Моның өчен ураза ае дәвамында игътикафка керү хәерле, ягъни дөнья шаукымыннан читләшеп Коръән уку безнең калебебезне чистарта, күңелебезне сафландыра. Рамазан аендагы яхшы гамәлләрен кеше ел дәвамында да үтәргә тырыша икән, мәсәлән, хатынын, балаларын гел сөендереп тора, әти-әнисе, туганнары хәлен ешрак белә, димәк, аның уе дөрес юнәлештә, ул Рамазан аен чын йөрәк белән үткәрә һәм аның бәрәкәте ел дәвамына җитә.

Зәй мөселманнары өчен аерым мәгълүматка килгәндә, районыбызның күпчелек мәчетләрендә тәравих намазлары үтәчәк, 20 рәкагәть итеп укыячакбыз. Беренче тәравих намазы 28 февраль кичендә укыла, теләгән хатын-кызларны да мәчетләребездә көтеп калабыз, балаларны алып килеп тыңлату да бик фарыз. Ә 1 мартта иртән таң беленергә ике сәгать кала сәхәр ашауны тәмамлап уразага керәбез. 29 көн дәвам иткән ураза 30 мартта Гает бәйрәме белән тәмамлана. Рамазан ае дәвамында мәчетләребездә ифтарлар булачак, теләгән кешеләр аны иман йортларында үткәрә. Үзәк мәчеттә авыз ачтырырга теләгән кешеләр көн саен булып тора, ул матур традициягә керде. 

Район башлыгыбыз Разиф Кәримов ярдәме белән ел саен район күләмендә ифтар оештырылып килде, быел да аны үткәрү нияте бар. Анда 150ләп мөселман җыела. 

Рамазан аеның беренче көне булган 1 марттан башлап көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр Коръән укылачак, вәгазь сөйләнеләчәк. Аны мин күпчелек үзем башкарам, инде 9 ел имам-мөхтәсиб булып эшләү дәверендә бу йөкләмәне үзем үтәргә тырышам. Быел Рамазан ае үзенчәлеге булып дини корылтай үткәрү тора. 19 мартта уздырылачак Татарстан мөселманнары съездында безнең районнан минем җитәкчелектә 28 имамнан торган делегация катнаша. Без анда Татарстан мөфтиен сайлауда, тавыш бирүдә, ә кич белән 13 мең кешелек республика ифтарында катнашачакбыз. Шул рәвешле изге айга керәбез.

Абдуллаһ Ибн Әбү Әвфа (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Ураза тоткан кешенең йокысы — гыйбадәт, эндәшмәве — тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр», — дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев