Фатыйх хәзрәт Нуруллин: “Ел азагын корбан чалу һәм зур гыйбадәтләр белән тәмамлыйбыз”
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә: быел әлеге изге бәйрәм 6 июньгә туры килә.
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 мең сум күләмендә билгеләнгән. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
Корбан гаете уңаеннан район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның мөрәҗәгатен газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
– Корбан гаете мөбарәк булсын! Корбан гаете – мөкатдәс бәйрәмнәребезнең берсе, елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәмебез. Бу – һиҗри елы белән исәпләгәндә ел ахыры килеп җитте дигән сүз. Без ел азагын корбан чалу һәм зур гыйбадәтләр белән тәмамлыйбыз. Аннан соң инде яңа ел башлана: 1447 елга аяк басабыз. 5 июньдә Гарәфә көне була, 6 июнь – Корбан гаете. Һәм изге бәйрәм өч көн дәвам итә, бу көннәрдә корбан чалу гамәлләрен башкару хуплана.
Күп кенә мөселманнар Хаҗ кылу сәфәренә чыгып китә. Аллаһы Тәгалә аларның изге ниятләрен кабул итсен. Безнең республикабыз, районыбыздан да хаҗи, хаҗияләребез бар, алар зур юлга кузгалды. Изгелек кылып, үз хәләл акчасына кемнедер хаҗга җибәрү очраклары да бар, бу – бик матур гамәл. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларын хаҗга җибәрү дә республика дәрәҗәсендә оештырыла, безнең районнан да андыйлар бар. Аларның хаҗ кылып кайтулары илләр-көннәрнең тынычлануына китерсен. Хаҗга баручылар Гарәфә үзәнендә дога кылачаклар. Быелгы Корбан гаете изге җомга көненә туры килә. Бу инде ике изге көн бергә килә дигән сүз.
Корбан сүзе ул Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигәнне аңлата. Шуңа күрә без корбан чалганда шушы гамәл белән Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз. Аннан хәерлесен сорап гыйбадәт кылу кирәк. Шуның белән без үзебезне төрле хәвеф-хәтәр, сугышлардан, авырулардан, бәла-казадан саклауны сорыйбыз, үтенәбез. Кайда корбан күп чалына – ул җирләрдә бәла-казалар булмас дип әйтелә. Күрәсез, корбан чалу бик мәслихәт, бу күбебез өчен авыр түгел, 10-15 мең сум табып, корбан чалу күпме бәлаләрдән аралаячак. Чыгасы акча ул барыбер чыга, шуңа да саранлашырга ярамый. Корбан ите белән үз гаиләңне, күршеләрне, туган-тумачаны, фәкыйрьләрне сыйлау – бик мәгъкүл гамәл. Мохтаҗларны изге бәйрәм көннәрендә сөендерү бик күркәм.
Корбан чалу тәртибенә килгәндә, аны үз ихатаңда башкару яхшы. Шулай да бу эш белән шөгыльләнүчеләргә тапшырырга да мөмкин. Ә менә корбан чалганда, корбан чалдыручының үзенең бу эшне күзәтүе, үзе катнашуы бик тә хуплана. Корбан чалу тәртибен балаларга да өйрәтү кирәк. Корбан чалу исән кеше исеменнән башкарыла, мәрхүмнәр исеменнән корбан чалу бик үк дөрес түгел. Әгәр дә инде кеше Корбан бәйрәменә кадәр яши алмаган, ә алдан ниятләгән булса, бу кеше исеменнән мәрхүм булса да корбан чалу дөрес дип кабул ителә. Яки авыру кеше балаларына үз исеменнән корбан чалдырырга васыять әйтеп калдырса, әти-әниләре исеменнән корбан чалдырырга уйласа, бу хәерле. Шунысы да бар, гаилә башлыгының берничә кеше исеменнән корбан чалдыру мөмкинлеге булса, ул барлык гаилә әгъзалары исеменнән дә берничә корбан чалдыра ала. Ә менә гаилә әгъзалары исеменнән корбан чалуны чиратка салу дөреслеккә туры килми. Шуңа күрә корбан чалу тәртибен өйрәнеп, бу изге гамәлне ел саен тиешенчә башкарыйк, җәмәгать.
Бәрәкәтле изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Изге көндә, изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.
Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен.
Аллаһ Тәгалә ил-көннәребезгә тынычлык һәм иминлек иңдерсен. Раббыбыз Аллаһ илләр арасында,
милләтләр һәм халыклар арасында, диннәр арасында дуслык-татулык мөнәсәбәтләрен урнаштырсын. Әмин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев