Диния нәзарәте игълан иткән “Каһарманнар елы”на йомгак ясау җыелышында Зәй делегациясе дә катнашты
Кичә, 19 ноябрьдә Казанда Татарстан Диния назәрәте игълан иткән “Каһарманнар елы”на, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Бу уңайдан әлеге чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды. Анда Зәйдән делегация составында имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Чыбыклыдан махсус хәрби операция ветераны Илназ Фәсхетдинов, Аксардан гуманитар ярдәм җыю активисты Сания Садыйкова (аның улы ил иминлеге өчен һәлак булган) катнаштылар.
“Безне “Каһарманнарга мөселманнардан” күргәзмәсе каршы алды, биредә Татарстан мөфтиятенең һәм гомумән мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән өлеше чагылыш тапкан иде. Күргәзмәдә экспонатларның барысы да – мәчет каршындагы волонтерлык пунктларында ясалган кул эшләнмәләренең үрнәкләре. Мисал өчен, аерым игътибарга Кукмара мөхтәсибәтеннән имам-волонтер Райнур хәзрәт Әхтәмовның һәм “Гараж” төркеменең эшләнмәләре лаек: алар 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар әзерлиләр. Күргәзмәне тагын бер өлеше – җир асты мәчетенең муляжы да кызыксыну уята: мондый мәчетләр Нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырылган. Алга таба җыелыш кунакларына Диния нәзарәте Рәисе, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул 2025нче елның нәзарәт тарафыннан “Каһарманнар елы” дип игълан ителүен искә алды, үтеп баручы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды”, - дип сөйләде Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
2025 елда Татарстан мөфтияте (шул исәптән мөхтәсибәтләр дә) махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55тән артык гуманитар йөк җибәргән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аларның саны – 100дән артык. Гуманитар йөк озатуга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 9 тапкыр барган, тагын 5 имам һәм мөфтият хезмәткәре дә йөк озатуда катнашкан.
2025 елның үзенчәлекле нәтиҗәсе булып, Татарстан мөфтиятенең тагын бер уникаль тәҗрибәсе – фронтта блиндаж мәчетләр ачу тора. Махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында беренче җир асты мәчетен быелның гыйнварында “Батыр” батальонында нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев булдырган. Шулай ук “Алга” батальонында хезмәт итүче нәзарәтнең полк имамы Руслан хәзрәт Әгъмәлов, шулай ук Чистай районыннан мобилизацияләнгән имамы Илфак хәзрәт Зөлкәрнәев та бу эшне оештырганнар. Шулай итеп, бүгенге көндә хәзрәтләр фронтта 5 блиндаж мәчет ясаган.
Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә катнашучы һәркемгә, шулай ук ТР Рәисенә рәхмәт белдерде – аның ярдәме белән 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашкан 247 кеше һәм аларның якыннары хаҗ кылу бәхетенә ирешкән.
Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга гамәли яктан ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән “Фронтка ярдәм өчен” медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
фотолар Фатыйх хәзрәт Нуруллиннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев