Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Чыбыклы авылы имамы медаль белән бүләкләнде

Зәй районының иң өлкән имамнарыннан берсе Галәлетдин хәзрәт Ситдыйков Чыбыклы авылында утыз бер ел имам-хатыйб булып хезмәт итүче мөхтәрәм зат.

Галәлетдин хәзрәт Татарстан мөселманнары съездында ТР Диния нәзарәтенең 30 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнде. Бүләкне республиканың барлык имамнары алдында мөфти Камил Сәмигуллин тантаналы төстә тапшырды.

Галәлетдин хәзрәт гомер буе туган авылында гомер иткән, хезмәт куйган. Сентябрьдә аңа 84 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, ул мәчеттә актив эшчәнлек алып бара. Имамның авыл халкы арасында абруе зур, аның сүзләренә һәм киңәшләренә олысы да, кечесе дә колак сала. Күпләр өчен ул акыллы остаз, абруйлы дин әһеле, авылның хөрмәтле аксакалы.

Галәлетдин Ситдыйковның хәтере бик яхшы, ул үз гомерендә күргәннәрен, кече Ватанында булган һәр вакыйганы «күңел сандыгыннан чыгарып» сөйләргә ярата.

— Безнең авыл һәрвакыт дини иде. Авылда мәчет булмаган заманнарда ук җомга һәм бәйрәм намазлары өйләрдә укылып килгән. Зәйтүнә әби һәм Хәйретдин бабай йортында кешеләрнең җыелып дини йолаларны башкаруын хәтерлим. Үзем җиде яшьлек малай чагымда да, җыелып намаз укычылар янына йөгерә идем. Бары тик 1991 елда гына, мәрхүм Ринат Фәрдиев һәм бөтен авыл халкы катнашында, Чыбыклыда мәчет ачу мөмкинлеге туды, — дип искә ала имам.

Хәзрәт әйтүенчә, ул — кайчандыр туган авылында имам булып хезмәт иткән Гарифулла Гыйльмановның оныгы. Нәкъ менә бабасы аңа үзенең догалар һәм вәгазьләр вакытында таянып торган имам таягын тапшырган. Хәзер ислам диненең бу атрибуты Галәлетдин хәзрәткә 20 ел хезмәт итә һәм бабасы ядъкәре буларак мәчеттә саклана.

Имамга Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән өч тапкыр хаҗга бару бәхете тигән.

— Тәүге тапкыр хатыным Сәгыйрә белән Мәккәгә бергәләп хаҗ кылдык. Ул чагында без изге урыннар буйлап автобуста киттек. 7 тәүлек бардык һәм шул кадәр үк вакыт кире кайттык. Маршрут 6500 километр тәшкил итте. Без Сүрия, Иордания, Төркия аша үттек. Мин бик күп изге истәлекле урыннарны күрдем, Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, — дип сөйли хәзрәт.

Имамның эше намаз уку, вәгазьләр уку, дини йолалар башкару белән генә чикләнми, ул күп авылдашларына төпле киңәшләре белән дә ярдәм итә, озак еллар дәвамында балаларга һәм хатын-кызларга Ислам дине нигезләрен өйрәтә. Хәзер ул үзенең күпсанлы оныкларын һәм оныкчыкларын чын иман юлына бастыру нияте белән яши.

Фото ТР Диния нәзарәте сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев