Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Бура-Киртәдә ифтар ашы узды

Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.

 

Безнең Бура-Киртә авылында да күп кенә авылдашларыбыз ураза тотып, изге гамәлләр кыла. Авылда мәчет ачылуга 30 ел тулуын да искә алып, ифтар уздырылды. Авылыбыз егете Илгиз Фәсхетдинов ифтар уздыру өчен бер зур сарык бирде. Авылыбызның уңган апалары-кызлары табын әзерләде. Кунак булып ифтарга Шыкмайдан Фәрит мулла, Түбән Биштән Мансур бабай белән Камил абый, Бигештән Илгиз, Әхмәттән Раиф, Чаллы мәчетеннән Сания абыстай һ.б.лар чакырылган иде. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров та ифтарда катнашты. Мәчет төзүдә катнашкан авылдашларыбызны искә алдык, авыз ачтык, намазлар укыдык.

Бу  ифтар ашыннан һәркем бик канәгать калып,  аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Бу саваплы  эшне башлап йөрүче авылыбыз мулласы Вагыйзь  Әхмәтҗановка, мәчетне матур итеп җыештырып, өстәл әзерләп күчтәнәчләр белән килгән авылдашларыбызга да рәхмәтебезне белдерәбез.

Җәннәт Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев