Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Бүген Зәйгә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий килде

27 гыйнварда Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәвендә бәйрәм келәве узды.

Шулай ук бүгенге көндә торгызылучы элекке Богоявление Господня чиркәве янында башыру качы изгеләндерелде. Биредә район башлыгы Разиф Кәримов та катнашты.

Литургияне Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий җитәкләде. Аңа Сарман округы благочинные протоиерей Александр Расторгуев, Зәй округы благочинные иерей Сергий Кузнецов, Крестовоздвижение чиркәве настоятеле Николай Кондрабаев,  иерейлар Максим Ашширматов, Владимир Дроздов,  Виталий Ушков теләктәшлек иттеләр. Ике телдә - керәшен һәм рус телләрендә узган келәүдә Крестовоздвижение һәм башка чиркәүләргә йөрүче халык, шулай ук Сарсаз-Баграж авылыннан Петр Утяганов җитәкчелегендә “Сандугач” фольклор ансамбленә йөрүчеләр катнашты.

Владыка Мефодий Россия хәрбиләренең иминлеге һәм тынычлык теләп иман укыды. Шулай ук актив  Әлмәт епархиясендә актив зәйлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Богоявление чиркәве янында владыка Мефодий башыру качын изгеләндерү йоласын башкарды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев