Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Бүген – Гашура көне: мөселманнар аны ничек үткәрергә тиеш?

Ислам календарендә үзенчәлекле даталар бар. Гашура көне – шуларның берсе.

Ул пәйгамбәрләр тарихы белән генә түгел, хәйриячелек һәм ураза тоту белән дә бәйле. Әлеге көн иман, тәүбә, шөкер итүнең мөһимлеген ассызыклый.

Быел Гашура көне 5 июльгә туры килә. Ислам календаре ай циклына нигезләнгән, шунлыктан дини көннәрнең даталары ел саен күчерелә

Рамазан аенда ураза тоту мәҗбүри була башлаганчы, ураза тоту нәкъ менә Гашура көнендә мәҗбүри саналган.
Гашура көнендә тоткан ураза бик күп бәрәкәт китерә. Мәсәлән, ел буе кылынган кече гөнаһлар кичерелә. Хәдистә әйтелә: «Гашура көнендә тоткан ураза узган елның гөнаһларын кичерер» (Мөслим).

Моннан тыш, мөселманнарга бу көндә башка төрле игелекле гамәлләр кылу турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, мохтаҗларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә, туганлык җепләрен сакларга, дога кылырга.

Гашура көнендә күбрәк игелекле эшләр башкарырга, Коръән укырга, сәдака өләшергә, авыруларның хәлен белергә һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев