Бүген – Бәрмәнчек бәйрәме
Әлеге көн Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә.
Бәрмәнчек - керәшен сүзе. Урысчага тәрҗемәсе - верба, ә татарча - тал песие. Бәрмәнчек сүзе «бәргәләү»дән алынган. Ул Евангелиедә тасвирланган бөек вакыйгаларның берсе булып санала.
Бәрмәнчек атнасында су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып, сулы савытка утыртырга кирәк. Халыкта, бәрмәнчек белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Ул ботакларны, мал-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын, көтүдән туры өйгә кайтсын, дип, каралты-курага да кыстырып куялар. Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз-үрдәк эре була дип санаганнар. Бу көнне кешеләр бер-берсенә яхшы теләкләр теләгәннәр. Песиле талны изгеләр сурәте каршына куйганнар.
"Ни өчен бу бәйрәм өчен каен яки нарат ботагын түгел, ә нәкъ менә тал ботагын сайлаганнар?” – дигән сорау белән без Зәй округы благочинные вазифаларын башкаручы, Изга Троицк настоятеле Родион Садыковка мөрәҗәгать иттек.
-Россиядә пальма ботакларын иртә язда очратмассың. Әгәр дә без кыштан соң кайсы үсемлекнең беренче булып уянуын искә төшерсәк, бу, әлбәттә, тал булыр. Храмда тал песиен (бәрмәнчекне) изгеләндерү күңелнең чистарынуын һәм Христосны каршы алырга әзерлекне символлаштыра. Бәрмәнчек шулай ук безгә рухи яңарышка әзер булырга тиешлегебезне искә төшерә.
-Бәрмәнчек якшәмбесен елның иң кырыс атнасына – Страсная седмицага "керү" диләр. Бу атнаны Пасха алдыннан лаеклы узу өчен рухи яктан ничек әзерләнергә?
-Әйе, бу елның иң кырыс һәм тупланган атнасы. Пасханы ничек каршы алсаң, елны шулай буе үткәрерсең, диләр. Һәм Пасханы мәгънәле каршы алу - ул кулич пешерү һәм йомырка буяу гына түгел, бу Ходай белән бергә булу. Бу атнада бернәрсәне дә ычкындырмас өчен үз вакытыгызны планлаштырыгыз. Нәкъ менә Ходай белән булу өчен гыйбадәт кылыр өчен чиркәүләргә күбрәк килергә тырышыгыз. Бу атнада барлык 4 Евангелиене дә яңадан уку традициясе бар. Атнаның һәр көне нәрсәгә багышланганлыгы турында алдан ук үзегезгә мәгълүмат язып куегыз. Бу атнада музыка һәм радио урынына рухи җырлар тыңларга мөмкин.
фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев