Бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның нәселе дәвамчылары Зәйдә «Тәрбия мәктәбе» ачтылар
Беренче дәрес Иске Зәйдә Билал мәчетендә үтте. Укучылар Таҗетдин Ялчыгол музее белән таныштылар һәм мәгърифәтче нәселеннән уникаль белем алдылар.
2 апрельдә Иске Зәй бистәсендә “Тәрбия мәктәбе” кысаларында әхлак һәм рухият дәресе үткәрелде. Ислам нигезләре дәресе 6нчы һәм 1нче мәктәпләрдә, шулай ук татар гимназиясендә укучы малайлар һәм кызлар өчен оештырылды. Балалар алдында танылган татар дин галиме Таҗетдин Ялчыголның нәсел варислары — мөселман хатын-кызлары берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Разилә Җиһаншина һәм район аксакаллар шурасы вәкиле Гамир Таҗетдинов чыгыш ясады. Шулай ук Иске Зәй мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Әюпов, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Рәзимә Кашапова сүз алды.
Татар гимназиясе укучысы Алия Абзалетдинова үзенең нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде. Укучылар Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар.
— Бу - «Тәрбия мәктәбе» кысаларында беренче очрашу. Мөселман гаиләсендә балаларны тәрбияләү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ул үз эченә яхшы белем алуны гына түгел, физик, интеллектуаль, әхлакый һәм рухи өлкәләрне дә ала. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны яхшы итеп тәрбияләгез», - дигән. Без балаларны ислам дине белән таныштырабыз, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗаты турында сөйлибез. Бүген без пәйгамбәрләрнең кем булулары, аларның сыйфатлары турында сөйләштек. Укучылар Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме аталуын, ә аларның барлыгы 124 мең булуын белде. Мондый дәресләр сериясе планлаштырыла, - дип сөйләде Рәзилә Җиһаншина.
Илсур хәзрәт Әюпов мәчетнең һәм Иске Зәй мәхәлләсенең тарихы һәм бүгенге көне турында сөйләде. Әңгәмәдән соң балалар музейда булдылар, анда легендар галимнең тормышы белән бәйле экспонатлар, шулай ук татар халкының көнкүреш әйберләре сакланган.
Чара җылы, дустанә атмосферада чәй эчү белән тәмамланды.
Роза Илалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев