Бәраәт кичәсен ничек уздырырга?
13 февраль кичендә мөселман дөньясы Бәраәт кичәсен үткәрә. Бу кичтә – Аллаһтан ярлыкау сорарга, догада булырга киңәш ителә.
“Бу көнне начар гамәлләребез, белеп һәм белми кылган хаталарыбыз сөртелә, гөнаһларыбыз гафу кылына. Бу гамәл дәфтәрләре кыямәт көнендә Аллаһ хозурына бирелеп, үлчәүләргә салыначак. Һәм кайсы авыр килүенә карап, кешенең җәннәткә яки җәһәннәмгә эләгүе хәл ителәчәк. Бәраәт кичендә Коръәни Кәрим, бөтен мәгълүматлар сак-лана торган “Ләүхүл-Мәхфүз” китабы беренче кат күккә иңгән дип санала,“ – ди Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Бу кичтә Зәйнең үзәк мәчетендә вәгазь укыла, дини йолалар башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев