Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Әхмәт авылы мәчете

Әхмәт авылы тарихи чыганакларда беренче тапкыр 1775 елда искә алына.

1844 елда Әхмәт авылында агач мәчет төзелүе мәгълүм. 1897 елда Әхмәт авылында ике катлы яңа мәчет салына, искесен сүтеп Кадер авылына бирәләр. 1902 нче елда яңа мәчет эшли башлый.

1928 нче елда авылдан, октябрь түнтәрелешенә кадәр указлы мулла булып эшләгән Әсәдулла хәзрәтне сөрәләр. 1973 елга кадәр мәчет башлангыч мәктәп буларак файдаланыла. 1989 елда Зәй район Советы депутаты Мәгъсүм Зиннәтуллин Әхмәт халкын җыеп мәчетне төзекләндерү хакында җыен үткәрә. Бу эшне 62 яшьлек Шәймәрданов Хәсәнгә тапшыралар. Аның тырышлыгы һәм үҗәтлеге, шулай ук иганәчеләр ярдәме, район җитәкчелеге булышлыгы белән мәчет 1996 елда сафка баса.

Мәчет ачылу вакытыннан алып анда озак еллар имам булып Хәсән Шәймәрданов дин дин юлында авыл халкына хезмәт итә.

фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев