Авылдашларын намазга дәшә
Быелгы Рамазан ае, мәчеттәге ифтар мәҗлесләре тәмамланса да, күңелләрдә ниндидер җылылык, рәхәтлек әле дә саклана.
Авылыбыз мәчетендәге ашларда төп дини вәгазьләрне, догаларны, багышлауларны укучы аксакалларыбыз Салих абый, Раиф абый белән муллабыз Илсур хәзрәт һәм ярдәмчеләре Рифкать Әхмәтхан улы һәм Фәтхелгаян Фатыйх улы булдылар. Әле Фәтхелгаян Фатыйх улы –төп азан әйтүче-мәзинебез дә, сүзем дә нәкъ аның турында.
Хезмәт юлын мәктәптә музыка укытуга багышлаган хезмәттәшемнең ничек шулай нык-лап дин юлына килүе белән кызыксындым.
Мөслим районының Үрәзмәт авылында туып-үсеп, шунда гаилә корган Фатыйх абыйга 5 балалы гаиләсен ияртеп чыгып китеп, читтә гомер итәргә язылган булган язмышына. Фәтхелгаян икенче сыйныфтан рус мәктәбендә укый. Әтиләре балалардан өйләрендә үзара татар телебездә сөйләшүне таләп итә. Фәтхелгаян башта үзләре яшәгән Свердлау өлкәсе Лобва бистәсендә музыка мәктәбендә, аннары Асбест шәһәрендә музыка көллиятендә һөнәри белем ала.
1979 елда 25 яшьлек Фәтхелгаян туган якларына юл ала. Озатканда әнисе баласының киләчәген уйлап борчылыпмы, таянырдай киңәшләшер кеше итепме, әллә динебезне онытмавын теләпме, аңа Чаллы шәһәрендә яшәүче гаилә дуслары Мансур мулланы табып күрешергә-аралашырга куша. Читтән кайтып эшкә урнашу, өйләнү, балалар үстерү, аларны укытып һөнәрле, башлы-күзле итү, эш мәшәкатьләре белән әнисенең әйткән сүзләрен үтәргә җитешми, әмма күңел төпкелләрендә саклый, һич онытмый, дингә тартыла башлый.
Ниһаять, 46 елдан соң, Аллаһыбызның бер кодрәте белән үти ала ул әнисенең амәнәтен. Лаек-лы ялга чыккач, дистәләгән мәчете булган Чаллы шәһәре мәчетләре аша Мансур мулла турында сораштыра башлый. Мансур мулла инде бакыйлыкка күчкән булса да, аның улы Марсель белән скайф аша сөйләшергә ирешә. Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәтнең туган авылы Аксарда үткәргән ифтар ашына Марсель дә чакырулы була. Очрашалар. Марсель Фәтхелгаян абыйсын яхшы хәтерли, аларда кунакта булуларын бик җылы итеп искә ала.
Бүген инде Фәтхелгаян Фатыйх улы күңел тынычлыгы белән әнисенә: «Амәнәтеңне соңлап булса да үтәдем, әни, Мансур мулла нәселе белән аралаша алдым, үзем дә нык-лап дин юлына бастым», – дип әйтә алыр иде.
Фәтхелгаян Фатыйх улы гарәп алфавитын өйрәнеп, Коръән китабыннан укый алырга ирешә. Күп сүрәләр-аятьләр ятлап, мәрхүм әти-әнисенә дога кыла, рәхмәтләрен әйтә. Көненә биш тапкыр мәчетебездән аның ягымлы азан тавышы яңгырап, авылдашларын намазга дәшә.
Гөлнур Әхмәтҗанова.
Аксар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев