Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Аксарда изге чара үтте

Зәйдә мөслимәләр җәмгыяте актив эшчәнлек алып бара.

Узган ел мөселман хатын-кызлары өчен әлеге иҗтимагый оешма Зәй районында  Таҗетдин Ялчыгол эзләре буйлап туристик сәяхәт оештырган иде. Ул мөслимәләр съезды буларак үткәрелде. Быел исә әлеге туристлык сәяхәте Мамадыш районында дәвам итте.

Ә бүген Зәй район мөхтәсибәте мөслимәләр җәмгыяте белән берлектә Аксар авылы мәчетендә зур дини җыен уздырды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, гаилә әгъзалары, хәрбиләргә һәртөрле ярдәм оештыручы актив волонтерлар чакырылды, аларга тирән рәхмәт хисләре белдерелде. Коръән ашын дини вәгазь белән район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин ачып җибәрде.

- Әлеге җыелышып аралашуны, Коръән аятьләрен тыңлап хушлану идеясен безгә район мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Рәзилә апа  җиткерде. Ә иң беренче аны Аксар авылы мәчетендә башлауны аксарлылар үзләре хуплап, күтәреп алды. Ил иминлеге өчен тырышучыларга шундый хөрмәт күрсәтүләре өчен олы рәхмәт. Алай гына да түгел безнең апаларыбыз, ханымнар, кызлар маскировка челтәрләре үрүгә, төрле киемнәр тегүгә, озак саклана торган ашлар әзерләүгә бер дә авырыксынмыйча кушылдылар, бу эшне һаман да киң күңел белән дәвам итәләр. Без инде чын күңелдән Алаһы Тәгаләдән илләребезнең тынычлануын телибез, - диде Фатыйх хәзрәт. 

Ә Коръән ашын уздыруга аксарлылар күмәк көч белән алынган. Авыл имамы Илсур хәзрәт тә мондый изге эшнең саваплы булуын ассызыклап, бик теләп мәчеттә оештыруны хуплаган.  Иркен, якты, килеп керүгә ничектер күңелләрне сафландыручы Аксар мәчетенә иртәдән үк авыл кешеләре кемнең нинди нигъмәте бар, кем нинди аш әзерли ала бирегә алып килгәннәр. Мул өстәлләр сыгылып тора. Ә аш-су әзерләүче килендәшләр Гөлсинә һәм Рәнизә Нуруллиналар, Гөлгенә Хәкимова, Венера Абзалова һ.б йөгереп-йөгереп табын кора. Без бергәләп шушы мәчеттә оештырылган маскировка челтәрләре үрүгә дә йөрибез, Рамазан аенда ифтар ашлары уздыруны оештыруга да ярдәм итәбез, Аллаһы кабул кылсын, диләр ханымнар.  Араларыннан Гөлгенә Хәкимованың улы инде 4 ел махсус хәрби операциядә ил иминлеген саклауда икән.

“Улларыбыз хакына биредә тылда мөмкин кадәр ярдәм итүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Инде балакайлар исән-имин яннарыбызга әйләнеп кайтсыннар”, - ди Гөлгенә апа. 

Бүгенге көнгә Аксар волонтерлары тарафыннан 510лап маскировка челтәре үрелгән, алар өч ел рәттән бер көн калмый әле мәчеттәге челтәр үрүгә, әле авыл клубына йөриләр. Бүген исә әлеге ханымнар, батыр ир-егетләрнең гаилә әгъзалары  бергәләп Коръән ашында үлгәннәрнең рухларына дога кылды, исәннәрнең тизрәк кайтуларын теләп Ходайдан сорады. 

“Күңелең изгелектә булса, Аллаһы Тәгалә аны күрә, ишетә. Безнең максат алга таба да әнә шулай бергәләп җыелып изге эшләргә план кору, башкарылганнарында әйдәп баручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерү. Бүгенге аш мәҗлесен оештыру башлангычын күтәреп алган Аксар имамы Илсур хәзрәткә, авыл халкына олы хөрмәтебезне белдерәбез”, - ди район мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Рәзилә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев