23 февральдән православие динендәгеләрнең уразалары башлана
Ул 11 апрельгә кадәр дәвам итеп, 12 апрель – Олы көн (Пасха) белән тәмамлана.
Шунысын искәртик - уразаның көннәре ел саен үзгәреп тора, ул Пасха бәйрәменең кайчан килүенә бәйле. Олы ураза башка уразалардан үзенең озынлыгы һәм кырыслыгы белән аерыла. Иисус Христосның ашаусыз-эчүсез, 40 көн чүлдә булганын искәртү йөзеннән бу ураза җиде атна дәвам итә. Бөек пост көннәр саны буенча гына түгел, һәр православие христианының тормышында әһәмияте буенча да шулай дип аталган. Күпләребез уразаны ризыктан тыелу дип исәпли. Әйе, пост ул ризыктан тыелу, әмма уразаның файдасы ашаудан тыелу белән генә чикләнми, чөнки чын ураза явыз эшләрдән читләшүне аңлата. Без гайбәт, ялган сөйләү кебек зарарлы гадәтләребезне һәм гөнаһлы омтылышларыбызны ташларга, нәфесебезне тыярга тиеш. Уразаның нияте дә дөрес булсын: сәламәтләнү яки ябыгу түгел, ә Ходай ризалыгына ирешү, рухи яктан камилләшү. Ураза ул күңелебезне, җаннарыбызны сафландыру өчен кирәк.
Уразада ит, сөт, йомырка, терлек мае ашаудан тыелып тору киңәш ителә. Уразаны тотмау авыруларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга рөхсәт ителә. Кем дә ураза тота алмый икән, аны игелекле эшләр белән үткәрергә була. Болар авыру кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү. Пост көннәрендә чиркәүләргә ешрак йөрү, дини әдәбият уку да мөһим.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев