Дин һәм тормыш

2027 елда уразаның кайчан башланачагы билгеле

Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман календарендә күрсәтелә

2027 елда ураза 8 февральдә башлана, ул  29 көн дәвам итә, аның соңгы көне 8 Мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен, ә 16 майда  Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торалар. Рамазан аенда кич белән мөселманнар мәчетләргә таравих намазы укырга йөриләр.

 


Нет комментариев