Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйнең “Радость” үзәгендә хәтер һәм батырлык дәресе узды

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә «Сугышчан җиңүләр һәм хезмәт казанышлары тарихы» дигән хәтер һәм батырлык дәресе үтте.

Бу чара яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына, шулай ук Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.

Очрашуда махсус хәрби операция ветераны Артур Терешин катнашты. Артур Александрович Ватанны саклау  ул  һәр егетнең хәрби  бурычы һәм намусы булуын, армия һәр ир-атның дөньяга карашын ничек үзгәртүе турында сөйләде.

Дәрес барышында балалар викторинада катнаштылар, анда Җиңү көне символлары турында күп яңалыклар белделәр. Шуннан соң һәр яшүсмернең күкрәгенә “Георгий тасмасы”н  беркеттеләр.

 Чара шулай ук спорт өлешен дә үз эченә алды, анда балалар үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Бу команда рухын ныгыту гына түгел, физик әзерлекне дә күрсәтергә мөмкинлек бирде, Ву ватанга хезмәт итүдә мөһим аспект булып тора.

Хәтер һәм батырлык дәресе балалар өчен дә илһамландыргыч вакыйгага әверелде. Ул патриотик тәрбия һәм үз илебез тарихына ихтирамның мөһимлеген ассызыклады. Анда махсус хәрби операция ветеранының катнашуы һәм балалар белән актив хезмәттәшлек форматы яшьләрдә үз Ватаны һәм аны саклаучылар өчен горурлык хисе формалаштыруга ярдәм итә.

Фотолар “Радость” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев