Зәйнең Мирный бистәсендә Ватанны саклаучыларга һәйкәл ачылды
Зәйнең Мирный бистәсе халкы өчен агымдагы елның Җиңү көне истәлекле вакыйгалар белән хәтердә калачак – бәйрәм алдыннан биредә барлык буын Ватанны саклаучыларга һәйкәл тантаналы төстә ачылды.
Мирный бистәсендә моңа кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына куелган һәйкәл юк иде. Бу бистә халкының күптәнге хыялы иде! Шуңа да чарага күпсанлы мәртәбәле кунаклар, районнның хәрби хәрәкәтләр ветераннары, бистә халкы килде.
Тантанада катнашучылар алдында район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады.
- Чын күңелдән сезне Җиңү көне белән котлыйм! Бөек Җиңүнең 81 еллыгын районыбызда 1 сугыш ветераны, 117 тыл хезмәтчәне, 2 концлагерь тоткыны каршылый. Без - хәзерге буын вәкилләре, ил азатлыгы өчен көрәшкән һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызуга өлеш керткән һәркем алдында бурычлы, исәннәренең кадерен, үлгәннәренең каберен белү - безнең намус эшебез. Бөек Җиңү көне алдыннан Ватанны саклаучыларга һәйкәл ачылу аеруча зур әһәмияткә ия. Бу көн — шәһәребез тарихында, бигрәк тә әлеге бистәдә яшәүчеләр өчен дулкынландыргыч һәм истәлекле көн. Ватанны яклаучылар һәйкәле - үз бурычын ахырга кадәр үтәгән солдатларга рәхмәт һәм мәңгелек хәтер билгесе. Ул киләчәк буыннарга тыныч тормышның бәһасе һәм бердәмлекнең әһәмияте турында искәртеп торсын, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге, ватанпәрвәрлек нигезе булып хезмәт итсен, - диде ул.
Тантанада активистлар – “Мирный” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская, 5нче мәктәпнең директор урынбасары Алсу Зарипова район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Чарада хәрби комиссар Динар Хәсәнов, район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Сергей Галяминский чыгыш ясадылар.
Һәйкәлне ачу хокукы район башлыгы Разиф Кәримов һәм хәрби комиссар, майор, махсус хәрби операция ветераны Динар Хәсәновка бирелде.
Тантанада катнашучылар төрле чорлардагы сугышларда һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алды һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салды.
Соңыннан бәйрәм концерты булды.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев