Зәйнең Мирный бистәсендә «Георгий тасмасы» акциясе узды
Җиңү көне алдыннан Мирный мәдәният йорты хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» патриотик акциясен уздырды.
Георгий тасмасы - Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп символы, ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.
Акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре бистә урамнарына чыгып, Георгий тасмаларын тараттылар. Бистә халкы тасмаларны бер горурлык белән кабул иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре тасмадагы төсләрнең әһәмияте турында да сөйләделәр: сары – ул ялкын, ә кара – төтен. Икесе бергә солдатларның сугыш кырында шәхси батырлыгы билгеләре булып тора.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев