Зәйнең Ленин урамы «Хәтер тасмасы» белән бизәлде
Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан Ленин урамында 16,5 метр озынлыктагы гаҗәеп Георгий тасмасы барлыкка килде.
Батырлык һәм каһарманлык символы булган бу тасманы Зәйнең "Күкчәчәк" һәм "Алтынчәч" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә үз куллары белән ясады. Тасманың һәр сантиметры балаларның җылы куллары һәм бабаларыбызның батырлыгына хөрмәте белән сугарылган.
7нче мәктәпнең "Беренчеләр хәрәкәте" балалары бу акциягә кушылып, тасманы җәйделәр.
Алар бергәләп мөһим эш башкарды – Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклап, рәхмәт эстафетасын киләчәк буыннарга тапшырды.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев