Зәйнең яшь спортчылары музейда экскурсиядә булды
25 апрельдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Зәй» спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүчеләр булды.
Алар музейга тренерлары Ленар Кәлимуллин һәм Равил Салихов җитәкчелегендә килде. Яшь спортчылар өчен музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде.
“Биредә райондашларыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләүче экспозициягә аерым игътибар бирелде. Спортчылар геройларның фотосурәтләрен, документларын һәм шәхси әйберләрен кызыксынып карадылар, аларның батырлыгына тирән хөрмәт күрсәттеләр”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.
фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев