Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйнең «Гвардия» отряды өч көн эчендә Кызыл Армиянең 4 сугышчысы җәсәден күтәргән

Бу көннәрдә Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Волгоград өлкәсендә экспедициядә катнашалар. Алар Бөек Ватан сугышында ил иминлеге өчен көрәшеп яу кырында башын салган солдатларны табу буенча зур эш алып баралар.

Бөтенроссия акциясендә Татарстан, Марий Эл, Башкортостан, Чувашия, Саха Якутия, Кубань, Әстерхан, Нижневартовск, Свердловск, Курск, Красноярск краеннан Россиянең эзтабарлар отрядлары катнаша.

Волгоградта «Хәтер вахтасы-2025»не тантаналы төстә ачуда Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров экспедициядә активлыклары белән аерылып торучыларга «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» билгеләрен тапшырды.

 Эзләнү эшләре Городище районы территориясендә алып барыла. Нәкъ менә бу территория маршал Рокоссовский җитәкчелегендәге Дон фронты сугышчыларының Паулюс армиясе белән бәрелешләр урыны булган. Бу урында каты сугышлар 1942 елның 21 августыннан 1943 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам иткән.

Бүгенге көнгә Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Кызыл Армиянең 4 сугышчысы җәсәден тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев