Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйнең балалар бакчасында «Җиңү Парады» үтте

Зәйнең «Якты коңгыз» балалар бакчасында «Патриотизм һәм кечкенә йөрәкләр өчен тарих» дип исемләнгән патриотик чара уздырылды.

Һәр елны Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Россия буйлап, балалар бакчаларында патриотизмны һәм совет солдатларының батырлыкларын хөрмәт итүне тәрбияләүгә юнәлтелгән бәйрәм чаралары оештырыла. Шул уңайдан «Якты коңгыз» балалар бакчасында Җиңү парады булып узды. Парадта балалар бакчасына йөрүче иң кечкенәләрдән башлап мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр балалар, педагоглар, әти-әниләр һәм кунаклар катнаштылар. Алар барлык каһарманнар истәлегенә тынлыктан соң, горурланып тантаналы марш белән уздылар. Дулкынлану хисләре белән  «Үлемсез полк»та үзләренең ерак бабайлары портретларын  күтәреп бардылар.Ә соңыннан пешекче апалары пешергән тәмле флотча макарон белән сыйландылар, лимонлы кайнар чәй эчтеләр. 

Бу көн гади бәйрәм генә түгел, ә чын мәгънәсендә кыюлык, патриотизм һәм буыннар дәвамлылыгы дәресе булды. 

"Ватан тарихын һәм ата - бабаларыбыз батырлыгын хөрмәт итүче сабыйларыбыз белән горурланабыз!", - диләр педагоглар.

фотолар балалар бакчасыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев