Зәйлеләр «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Ел саен Зәй районында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә агачлар утырту күркәм традициясе яши. Быел ул Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан ил күләмендәге акция кысаларында башкарыла. .
Зәйнең предприятие, оешма, учреждение, шәһәрне яшелләндерү, урманчылык хуҗалыгы, сугышчан хәрәкәт ветераннары, хакимият җитәкчеләре, яшь буын катнашында оештырылган чара бәйрәм төсен алды.
Күмәкләп Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында, Икмәк кабул итү бистәсендә "Хәтер бакчалары" утыртылды. Тиздән яшь чыршылар шәһәребезне бизәр.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев