Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйлеләр «Җиңүне каршылап 80 чакрым» акциясен тәмамлады

Кичә, 6 майда Зәйнең “Энергия” стадионында «Җиңүгә каршылап 80 чакрым» спорт-патриотик акциясе тәмамланды.

Анда айдан артык вакыт эчендә шәһәр стадионында көн саен узган йөгерешләрдә катнашкан зәйлеләр соңгы дистанцияне үтеп, 80 чакрым ара аша Җиңү көненә килеп җиттеләр. 

Әлеге акция  патриотик рух тәрбияләүгә, һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, Зәй муниципаль районында җиңел атлетиканы популярлаштыруга юнәлдерелгән.  Бу көнне катнашучылар 2 километрлы соңгы дистанцияне үтеп кенә калмадылар, мөһим вакыйганы иҗади рәвештә билгеләп үттеләр. Флешмобта катнаштылар, аның барышында бердәмлекне һәм Бөек Җиңү юбилеен  символлаштырган 80 саны язылды.

фотолар спорт идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев