Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйлеләр “Җиңү тәрәзәләре” Бөтенроссия акциясенә кушылды

Бу көннәрдә йортлар, учрежденияләр тәрәзәләрендә күпләп Бөек Җиңүгә багышланган наклейкалар барлыкка килде.

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе старт алды, аны Зәй районы халкы да хуплады. Районда беренчеләрдән булып тәрәзәләрне Чыбыклы мәктәбенең Газинур Гафиятуллин исемендәге яшьармиячеләр отряды бизәде. 

- Бу акция кешеләрне якынайта. “Җиңү тәрәзәләре" илебез урамнарын, авылларын һәм шәһәрләрен берләштерә. Акциядә катнашуыбыз белән без Бөек Ватан сугышы геройларын, безгә тыныч күк бүләк иткәннәрне искә алабыз, - диделәр яшьармиячеләр.

Акция тарихыбызны  һәм Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыклары турындагы хәтерне саклауга юнәлдерелгән.

 Ел саен “Беренчеләр хәрәкәте” әлеге патриотик акциясне үткәрә. 2024 елда бөтен ил буйлап 3 миллионнан артык тәрәзә бизәлгән булган, быел мондый тәрәзәләр тагын да күбрәк булачак.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Наклейкалар трафаретының ошаган вариантын сайларга, аны кирәкле күләмдә бастырырга, кисеп алырга, тәрәзәләрне бизәргә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ОкнаПобеды хештегы белән фото урнаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев