23 апрельдән Россиядә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» акциясе башланды.
Чараны «Патриот» республика үзәге оештыра.
Акция кысаларында волонтерлар республика халкына 250 меңнән артык Георгий лентасы таратачак: бу – җиңүче буынга хөрмәт, рәхмәт һәм истәлек билгесе.
Георгий тасмасы – Бөек Җиңүнең төп символларыннан берсе, ул кешеләрне берләштерә һәм батырлыкны, шулай ук тынычлыкның кадерен искә төшерә. Зәйдә дә волонтерлар “Георгий тасмасы”н таратуга кереште.
фото яшьләр эшләре идарәсеннән
Нет комментариев