Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйле Мария ханым авыр сугыш елларын тоткынлыкта үткәргән

Бөек Ватан сугышы чоры кайтавазы инде ул авыр елларга шактый вакыт үтсә дә, һәр гаиләдә калдырылган җөйләр аша һаман да «сыкрап» тора.

Бу көннәрдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткынлыгыннан азат итү көне билгеләп үтелү сәбәпле, искиткеч авыр шартларда иза чиккәннәрне искә алу булды. Район хакимияте, патриотик хәрәкәтләр вәкилләре, хәрбиләр, балалар катнашында шәһәрдәге мәңгелек ут каршына чәчәкләр салынды. Районыбызда яшәүче ул авыр елларны үз җилкәсендә татыганнар искә алынды.

«Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская һәм китапханәче Эльвира Архипова, балачагында концлагерь тоткыны булган Винокурова Мария Трофимовна янына бардылар.

«Мин 1930 елда Воронеж өлкәсенең Рамон районы Пановская Гвоздевка авылында тудым. Сугыш елларында бала килеш концлагерьда тоткынлыкта булырга туры килде. Без ачлыктан интектек, тик җирле халык кызганып, яшереп кенә кайчакта берәр кисәк ипи бирә иделәр, һәм мичкәләрдә ясалган баланда эләгә иде. Ел буе шулай яшәдек, өскә кияргә кием юк, ә кышын салкыннар минус 30 га кадәр җиткән вакытлар булды. Җирле халык безгә иске киемнәрен биргәләде. Оккупация елларында немецлар әнине ике тапкыр озакка алып киттеп тордылар, мин энеләрем белән ялгыз калдым, ә миңа бары 13 яшь иде ул вакытта», — дип искә төшерә ул.

Хәзерге вакытта Мария Винокурова кызы белән Зәй районында яши. Аның хәтере бик яхшы, төрле шигырьләрне яттан сөйли, җырларга ярата. Бу очрашуда да ул үзе язган шигырен дә укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев