Зәйгә “Җиңү паровозы” килә
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйгә “Җиңү паровозы” килә

Билгеле булганча Бөек Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә Россия тимер юллары буйлап «Җиңү паровозы» үтә. Тиздән ул Зәйгә килеп җитәчәк.

“Җиңү паровозы” - Бөек Җиңү тарихын  тәгәрмәчләр өстендәге музейда чагылдыручы  ретросостав ул.  28 апрельдә Зәй тимер юл станциясенә «Җиңү паровозы» каршы алабыз. 

Анда  махсус программа каралган:

 14:00 - «Еллар аша — җиңүгә» дип исемләнгән патриотик концерт программасы;

 14:35 – 15:25 — «Җиңү паровозы»н каршы алу;

Бу поезд состав кына түгел. Бу безнең тарихи хәтеребез. Шуңа да аны һәркемнең, олысы-кечесенең күреп калуы бик мөһим.


Нет комментариев