Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйдә Сталинград сугышында һәлак булган солдатларны искә алдылар

Бүген Зәйнең Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм Сталинград сугышында һәлак булган совет солдатларын искә алдылар.

1943 елның 2 февралендә 200 көн дәвамында Сталинградны һөҗүм белән алырга теләгән немец-фашист гаскәрләре тар-мар ителде. Россиядә бу көнне ел саен Хәрби дан көне билгеләп үтелә. 

Сталинград сугышында катнашучылар арасында безнең якташларыбыз да күп. Советлар Союзы Герое  Николай Майков, районыбызда бүгенге көндә бердәнбер исән сугыш ветераны Леонид Мачтаков, Александр Невский ордены кавалеры К. Габитов, П. Краснов, М. Тарасов  һәм башкалар.

«Хәтер маршы-2026» акциясе кысаларында "Гвардия" отряды эзтабарлары Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәл янындагы мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар, һәлак булган батырларны хөрмәтләделәр. Чараны «Гвардия» хәрби-патриотик клубы оештырды.

Фотолар “Гвардия” отрядыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев