Зәйдә сабыйлар традицион “Җиңү кайтавазы” бәйгесендә шигырьләр сөйләделәр
Бәйге район мәгариф идарәсе һәм “Зәй-информ» оешмасының уртак проекты буларак инде бериничә ел гамәлдә. Ул шәһәрнең “Күкчәчәк” балалар бакчасында үтә.
Быел шигырь сөйләүче балалар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган VII муниципаль конкурста сәнгатьле итеп башкару осталыгында сыналды. Җиңүчеләр исеме өчен 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге өч яшь төркемендә 50дән артык бала дәгъва кылды. Балалар авыр сугыш еллары яки аннан соңгы тормыш темасына дүрт номинациянең берсендә шигырьләр өйрәнгән иделәр. Ул “Сугыш чоры балалары”, “Җиңү көне”, “Сугыштан соң тормыш...”, “Буыннан буынга” номинацияләре буенча оештырылды.
“Катнашучыларның һәркайсы шагыйрьләрнең шигырь юлларына салган хисләренең тирәнлеген мөмкин кадәр төгәл итеп җиткерергә тырышты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен конкурс үз сәләтләрен күрсәтү генә түгел, фронтта һәм тылда Ватанны саклаучыларның каһарманлыгын һәм фидакарьлеген яхшырак аңлау өчен дә бик яхшы мөмкинлек булды”, - ди жюри әгъзасы, журналист Ирина Смирнова.
Иң кечкенәләр, урта төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр шигырь укуны видеога яздырдырып тәкъдим иттеләр, ә өлкән һәм әзерлек төркемнәрендәге балалар матур киемнәрдә жюри каршында чыгыш ясадылар. Мәгариф һәм мәдәният идарәләре, район массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре “Күкчәчәк” балалар бакчасы мөдире Елена Недошивина рәислегендә яшь шигырь укучыларның сөйләменең сәнгатьлелеген һәм эмоциональ бизәлешен, әдәби әйтелешен, мимика һәм хәрәкәтләр куллануын, костюмнар сайлавын бәяләделәр.
Ирина Смирнова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев