Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйдә “Паркта театр” проекты кысаларында хәрби-патриотик темага спектакльләр күрсәтелә

Зәйдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Паркта театр” проекты тормышка ашырыла.

Әлеге проект кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге паркта хәрби-патриотик темага спектакльләр күрсәтелә.

Бернче булып 5 майда Мирный бистәсе мәдәният йорты үзешчәннәре  "Безымянная карточка" спектаклен сәхнәләштерде. 

Кичә – 6 майда Имәнлебаш үзешчәннәре Зәки Зәйнуллинның "Кырык бернең арбалы хатыннары" спектаклен күрсәтте.  

Үзешчән артистларның тырышлыгы, таланты һәм иҗади энергиясе нәтиҗәсендә рольләр зур осталык белән башкарылды. Тамашачылар спектакльләрне бер сулышта карады һәм үзешчән артистларыбызга шундый көчле әсәрләр куйганнары өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

Бүген - 7 майда Ал. Бистәсе үзешчәннәре - "Журавушка",  8 майда карамалылар "Семь мисок, семь ложек" спектакльләрен күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев