Зәйдә махсус хәрби операция ветераннары арасында ярышлар узды
6 майда Зәйнең «Энергия» стадионында ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында шашка, дартс, нард буенча ачык ярышлар үткәрелде.
Турнир бүген ил мәнфәгатьләрен яклаучыларны һәм тыныч тормышка әйләнеп кайтучыларны берләштерде.
Чара берьюлы берничә мөһим датага — Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланды. Ярышларны тантаналы төстә ачуда кунаклар һәм катнашучылар өчен «Энергетик» Мәдәният сарае иҗат коллективлары һәм «Легенда» хореография ансамбле чыгыш ясады.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова мөрәҗәгать итте. Ул бүгенге шартларда Җиңү көненең әһәмиятен билгеләп үтте һәм Ватанны саклаучылар буыннарының дәвамчанлыгын ассызыклады.

- Бүген бирегә Бөек Ватан сугышында илебезгә җиңү яулаучыларның эшен дәвам итүчеләр җыелды. Буыннар бәйләнеше аеруча нык: батырлык, ныклык һәм хаклыкка ышаныч – узган гасыр геройларын һәм бүгенге көндә Ватанны саклаучыларны берләштерә, - диде Регина Николаевна.
Ветераннарны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Зәй филиалы вәкиле Светлана Феофилова да якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ул аларга батырлыклары, ныклыклары һәм антка тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Ярышлар җылы һәм дустанә атмосферада узды. Турнир шулай ук сугышчан иптәшләр белән очрашу, аралашу, хезмәт елларын искә алу һәм бер-береңә ярдәм итү мөмкинлеге дә булды.

Район спорт идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркәева билгеләп үткәнчә, мондый ярышлар инде күркәм традициягә әверелгән. Киләчәктә программаны киңәйтергә планлаштыралар — гамәлдәге дисциплиналарга йөзү буенча ярышлар да өстәләчәк.
Мондый очрашулар ветераннарны социаль адаптацияләүнең мөһим өлешенә әверелә, актив яшәү рәвешен сакларга ярдәм итә һәм бердәмлек хисен ныгыта. Ә иң мөһиме - чын көч физик әзерлектә генә түгел, ә характер ныклыгында, үзара ярдәмләшүдә һәм Ватанга тугрылыкта да.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев