Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйдә «Йөгерүче китап-2025» акциясе үтте

Зәйдә Гомумроссия китапханәләр көне алдыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Йөгерүче китап-2025» Бөтенроссия интеллектуаль йөгереше узды.

Менә 8 ел инде Россиядә бу масштаблы социомәдәни акция уздырыла. «Йөгереп йөрүче китап»ның төп бурычлары үзгәрешсез кала – китап укуны популярлаштыру һәм китапханәләргә яңа укучыларны җәлеп итү.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә дә бу акциягә кушылды. Акциядә катнашучылар китапханәчеләр алдан әзерләнгән маршрут буенча шәһәр урамнары буйлап уздылар. Алар үтеп баручыларга Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшерү, сугыш турындагы әдәби әсәрләрне, Советлар Союзы Геройларын, геройларның исемнәрен искә төшерү өчен сораулар бирделәр.  Акциядә 4нче мәктәпнең VI Б сыйныфы укучылары, китапханә укучылары, пенсионерлар, зәйлеләр һәм кунаклар катнашты. Дөрес җаваплары өчен В. Степанов, Р. Хәмидуллин, мәктәп укучыларына «Алар җиңү белән кайттылар» китабы бүләк ителде. Китапта Зәй районында туып үскән, Икенче Бөтендөнья сугышы фронтларында катнашкан 5589 сугышчы турында мәгълүматлар тупланган.
   

 “Чара яшүсмерләрдә, өлкән буын кешеләрендә әхлакый-патриотик хисләрне ныгытуга, Бөек Ватан сугышы,  Җиңүнең нинди бәягә яулануы турында белемнәр формалаштыруга юнәлдерелгән иде”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев