Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Зәйдә Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдә укучылар стройда әзерлекләрен күрсәттеләр

Бәйрәм кунаклары алдында строй һәм җыр смотры конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар чыгыш ясады.

9 Майда «Җиңү мае» муниципаль строй һәм җыр смотры конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар строй командаларын  һәм җыр башкаруда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм кунаклары яшь Зәй патриотларының чыгышын горурланып һәм сокланып карадылар.
Җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре 6 майда ук билгеле булды. Ул чакта строй һәм җыр смотры этапларында җиңеп чыккан 2-11нче сыйныф укучылары сафка әзерлекләрен, колоннада марш узуларын, рапортны төгәл тапшыруларын һәм җыр башкаруларын күрсәттеләр. Чарада укучыларны хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сәламләде. Ул балаларны үткән һәм хәзерге геройлар истәлеген истә тотарга һәм хөрмәт итәргә чакырды. 
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
2-4нче сыйныф укучылары арасында
1 урын –  7 нче мәктәп
2 урын-2 нче мәктәп
3 урын-6 нчы мәктәп
5-6нчы сыйныф укучылары арасында
1 урын-4 нче мәктәп
2 урын-6 нчы мәктәп
3 урын-2 нче мәктәп
7-8нче сыйныф укучылары арасында
1 урын -  татар гимназиясе 
2 урын-4 нче мәктәп
3 урын-3 нче мәктәп
9-11нче сыйныф укучылары арасында
1 урын-4 нче мәктәп
2 урын-6 нчы мәктәп
3 урын-2 нче мәктәп
«Җиңүче май» строй һәм җыр смотрының иң яхшы командиры дип 4нче мәктәп укучысы Ләйсән Әгъзамова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев