Зәйдә “Җиңү” ретропоездын каршы алырга әзерләнәләр
Зәйдә поезд бер сәгатькә якын - 14.35тән 15.25кә кадәр торачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бүген Зәйгә «Җиңү поезды» килә.
Поезд килер алдыннан тимер вокзал яны мәйданында бәйрәм концерты гөрләде.
«Энергетик» Мәдәният сарае артистлары тамашачыларга мавыктыргыч чыгышлар – сугыш чоры җырлары һәм биюләре әзерләгән. Концертны карарга һәм “Җиңү поезды”н каршы алырга бик күп зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары килде.
Аларның барысы да кызыксынып һәм түземсезләнеп, "Җиңү поезды"ның килеп җитүен көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев