Зәйдә Җиңү көненә багышланган парад үтә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган бәйрәм парадын байрак йөртүчеләр ачты.
Зәй урамнары буйлап матур костюмнарда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, политехник көллият студентлары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре үтте. Алар артыннан бизәлгән ретро автомобильләр һәм мотоциклчылар колоннасы иярде.
Парад башында Мәскәүдә һәм Казанда узучы Җиңү парады күрсәтелде.
Аннан зәйлеләр Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына бәйрәм митингына җыелды.
Зәйлеләрне һәм шәһәр-районыбыз кунакларын Җиңү көне белән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, башка мәртәбәле кунаклар котлады.
ТР Хөкүмәтенннән куратор Иван Гущин Татарстан Рәисе котлавын ирештерде. Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та зәйлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады.
Яшьләр исеменнән Марат Хафизов чыгыш ясады.
-9 май - илебез халкы өчен тантана көне. Без - бүгенге буын вәкилләре, азатлык китергән һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызуга өлеш керткән һәркем алдында чиксез бурычлы, алар ирешкәннәрне саклау һәм килер буыннарга тапшыру - безнең өчен һәрчак намус эше. Сугыш афәте кагылмаган йорт, югалтуларга дучар булмаган гаилә калдымы икән? Һәр йортта Җиңү яулаган ата-бабаларыбыз, әби-әниләребез турында якты истәлек саклана, аларның тиңдәшсез батырлыгы һәм чыдамлыгы турында хатирәләр буыннан-буынга тапшырыла килә. Җиңү көне безне берләштерә һәм сынаулар алдында югалып калмаска өйрәтә. Зәй районыннан 11600 кеше мобилизацияләнгән. 7410 зәйле яу кырларында башларын салган. Бүгенге көндә районыбызда нибары бер ветеран - Леонид Яковлевич Мачтаков Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. Ул - безнең тере тарихыбыз, легендабыз, горурлыгыбыз. Олы яшьтә булу сәбәпле, бүген ул Җиңү парадында катнаша алмады. Аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез, һәм Леонид Яковлевич үзе вәгъдә иткәнчә, нацизмны тулысынча җиңгәнче яшәргә, бу җиңүне дә күрергә язсын иде аңа. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Зәйнең 2800 фронтовигы орден-медальләр белән бүләкләнде. Якташларыбыз Григорий Ларионов һәм Николай Майков - Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булды, Александр Васильев - Дан орденының тулы кавалеры.
Кызганычка каршы, «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" лозунгы бүген дә актуаль булып кала. Инде дүртенче ел безнең хәрби егетләребез -Бөек Ватан сугышы ветераннарының оныклары Һәм оныкчыклары, махсус хәрби операциядә катнашып, Россия иминлеген тәэмин итәләр. Аларның һәрберсе - чын батырлык һәм чын патриотизм үрнәге. 70тән артык хәрби хезмәткәр орден-медальләр белән бүләкләнде.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр алгы сызыктагы батыр егетләребезгә, шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә актив ярдәм күрсәтәләр. Махсус хәрби операция зонасына, госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә 627,5 тонна беренчел кирәкле товар, шул исәптән 41 берәмлек автотранспорт, 387 электрогенератор, җылылык җайланмалары, 130 тонна азык-төлек продуктлары, гигиена һәм тернәкләндерү чаралары озатылды. Районыбыз хәрбиләренә һәрьяклап ярдәм күрсәткән битараф булмаган зәйлеләргә, хәйриячеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Без махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамланып, анда катнашучыларның исән-сау үз гаиләләренә, туган районнарына әйләнеп кайтуларын телибез.
Бүген безнең барыбыздан берләшә белү таләп ителә. Алга таба да сугыш кырындагы батырларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итеп, җиңү көнен якынайтуга лаеклы өлешебезне кертергә язсын!
Ихлас күңелдән барыгызга да корычтай сәламәтлек, иминлек, күгебезнең һәрчак аяз булуын телим. Килер буыннарга сугыш афәтен күрергә язмасын! Бөек Җиңү көне белән! – диде чыгышында Разиф Галиевич.
Инде арабызда булмаганнарны митингта катнашучылар тирән хөрмәтләп бер минут тынлык белән искә алды. Һәйкәл итәге чәчәкләр хәтфәсе белән капланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев