Зәйдә Җиңү Байрагын күтәрделәр
Бүген, 8 май иртәсе Зәйдә Җиңү байрагын күтәрү тантанасы белән башланып китте.
Чара илнең иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан узды.
Тантанага шәһәр халкы, предприятие һәм оешма вәкилләре, ветераннар, мәктәп укучылары, яшьармиячеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Тантаналы атмосферада катнашучыларны Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган совет халкының батырлыгы истәлеге берләштерде.

Җиңү байрагы — 1945 елның 1 маенда Рейхстаг өстенә хәрби хезмәткәрләр Алексей Берест, Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария тарафыннан күтәрелгән 150 нче укчы дивизиянең легендар штурм флагы. Бу символ мәңгегә совет халкының батырлыгы, ныклыгы һәм фашизмны Җиңүенең гәүдәләнеше булды.
Тантанада катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Үзенең чыгышында ул тарихи хәтерне һәм ветераннарның батырлыгына хөрмәтне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

- Җиңү көне - безнең горурлыгыбыз, бөеклегебез, батырлыгыбыз һәм кыюлыгыбыз, хәтер көне. Без илебезгә тынычлык, , тормыш бүләк итүчеләр алдында мәңгелек бурычлы, - диде район башлыгы.
Чыгыштан соң патриотик музыка астында Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды. Чарада катнашучылар бергәләп «Җиңү көне» җырын башкардылар.
А. Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев