Зәйдә Җиңү Байрагы күтәрелде
Зәйдә Җиңү Бульварында ил, республика, район флагларын җилфердәтү максатында махсус байрак күтәрү тантаналы урыны булдырылды.
Әлеге истәлекле урын Бөек Җиңүгә 80 ел тулу якынлашкан көннәрдә сафка бастырылды. Бүген исә әлеге махсус урында тәүге тапкыр тантаналы төстә Җиңү байрагы күтәрелде. Биредә үк Россия, Татарстан һәм Зәй районы герблары да урнаштырылган.
“Без бу урынны символик төстә Җиңүгә 80 ел тулу хөрмәтенә әзерләдек. Алга таба Россия бәйрәмнәре уңаеннан биредә ил, республикага аталган чараларда Татарстан байраклары тантаналы төстә күтәреләчәк. Ә гадәти көннәрдә район байрагы җилфердәячәк. Бу байраклар безгә Ватанга тугрылыкны даими күңелләребездә йөртергә өндәячәк”, - дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов.
Җиңү байрагын күтәрү өлкәннәр, хәрбиләр, тыл ветераннары, яшь буын катнашында үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев