Зәйдә ял паркында шигъри кичә үтте
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри- музыкаль кичә уздырдылар.
Чара театральләштерелгән композициядән башланып китте: катнашучылар сугыш чоры заманына чумдылар һәм Ватанны саклау өчен ир-атлар белән бер рәткә баскан хатын-кызлар өчен җиңүгә юлның никадәр авыр булуын аңладылар.
Биредә үк кичә программасында сугыш еллары җырлары, шулай ук җирле шагыйрьләр язган шигырьләр яңгырады. Күргәзмәдә катнашучыларга «Сугышның әдәби елъязмасы» дигән китап күргәзмәсе күрсәтелде, анда сугыш турындагы иң танылган әсәрләр, шигырьләр, документаль характердагы басмалар тупланды.
фото: үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев