Зәйдә Георгий тасмалары тарата башладылар
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйдә Георгий тасмалары тарата башладылар

Кичә Зәйдә тантаналы шартларда “Георгий тасмасы” илкүләм акциясенә дә старт бирелде.

Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Җиңү символы булган  тасмаларны хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә  катнашучыларга таратты, шул рәвешле, Георгий тасмаларын иң беренчеләрдән булып яшьләребез алып, күкрәкләренә беркетте. 

“Бу билгене һәрберегез горурлык белән Бөек Җиңү көнен каршылаганчы күкрәгендә йөртсен. Илебезнең чын патриотлары булыгыз!”, - дип мөрәҗәгать итте яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева.


Нет комментариев