Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәйдә фронтовиклар хатларын укыдылар

Бөек Ватан сугышы башланган көн якынлашу уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее үткәндәге тавышлар җанланып киткән урынга әйләнде.

18 июньдә фронтовикларның хатларын укуга багышланган "Җиңүчеләр буыны тавышы" чарасы булды.

Вакыт узу белән саргаеп беткән, тигезсез хәрефләр белән язылган бу кәгазьләр үзләрендә сүзләр генә түгел, бәлки бер чор саклыйлар. Зәй туган як тарихын  өйрәнү музеенда ул еллардагы шундый 77 хат саклана. Аларны кулыңда тотып, үзенчәлекле нәзбереклек һәм кыйммәтне тоясың, әйтерсең лә тарихка кагыласың. Әлеге күңелгә үтеп керерлек вакыйгада мәктәп яны лагереннан балалар катнашты. Фронтовик якташларының хатларын дулкынланып укыдылар. Һәрбер сүзен уйлап, Ватан өчен сугышкан кешеләрнең хисләрен, уй-фикерләрен аңларга тырыштылар. Борынгы патефоннан ишетелгән көй дә ул көннәрнең атмосферасын бирергә  ярдәм итте. Шуңа күрә бүген нәкъ менә хатлар безне җиңүчеләр буыны белән тоташтыручы күпергә әверелә. Окопларда, пулялар сызгыруы астында язылган бу юллар, аларның якыннарына бик кадерле булган. Алар үзләрендә сугыш сулышын, югалтулар ачысын һәм Җиңүгә какшамас ышанычны саклыйлар.

“Бу тере юлларны уку - әдәби чара гына түгел. Бу хатларны язганнарның, безнең тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән кешеләрнең якты истәлегенә хөрмәт һәм баш ию. Бу безгә, хәзергеләргә, аларның батырлыгына кагылырга һәм аны үз йөрәкләребездә сакларга мөмкинлек”, - дип сөйли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

фотолар музейдан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев